ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!
Бөтендөнья фән көне ел саен 10 ноябрьдә бөтен дөньяда фәннең файдасын җәмәгатьчелек тирәнрәк аңласын дигән максатта үткәрелә. Ул ял көне итеп куелмаса да, һәр илдә дә Бөтендөнья фән көненә бәйле чаралар үткәрелә.

9
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
ӘМР башлыгы кубогына республика бокс турниры Камы-Исмәгыйль мәдәният йортында үтте. Шундый абруйлы турнир өчен бу авылның сайлап алынуы очраклы түгел.
Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрә. Ул 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә социаль яклау идарәсенең 2 каты фойесында үтәчәк.
Узган атнада “Наркотиксыз тормыш” акциясе кысаларында Татарстанда 25 административ хокук бозу факты ачыкланды. Беркетмәләрнең күпчелеге наркотиклар кулланган өчен тутырылды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
ТР Дәүләт Советының алдагы утырышында икенче укылышта Республиканың киләсе елга бюджетын кабул итәргә ниятлиләр.

8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген “Иске Әлмәт” мәдәният йортында Россия җәмәгать таваыш академиясенең V Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурс-практикумын ябу тантанасы булды.
“Альметьевсие моржата” үсмерләр клубында Халык бердәмлеге көненә багышлап өстәл теннисы буенча ярыш үткәрделәр. Анда “Союз», «Альметьевские моржата», «Искра», «Родничок», «Спартак», «Заря», «Восток» һәм «Саулык» клубларында тәрбияләнүче 12дән 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.
РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен каршылап, Әлмәт эчке эшләр ветераннарын хөрмәтләү булды. Бу көнне дуслары-хезмәттәшләре белән очрашып үткәннәрне искә төшерү өчен “Юность” савыктыру лагерена 160 ветеран җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International