“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 9 ноябре, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Безнең квартирны икенче ел инде коридордан су баса. 9нчы йортлар идарәсенә жалоба бирүдән дә файда булмады. Шуның аркасында квартирада ут сүнде, домофон эшләми, ишек ябылмый. Инде нишләргә дә белмибез, яңгырлар башлануга резин итек кимичә коридорга чыга да алмыйбыз.

Җавап: Бигәш урамындагы 123нче йортның 8нче подъезддагы баскыч мәйданчыгын тикшергәндә түшәм плитасында, стеналарда су басу билгеләре күренде. “Успех” ҖЧҖ идарәче компаниясе көче белән 285-286 кваритирлар өстендә йомшак түбәгә ремонт ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International