Әлмәттә наркоманнарны мәҗбүри дәвалау көтә

2014 елның 9 ноябре, якшәмбе
Узган атнада “Наркотиксыз тормыш” акциясе кысаларында Татарстанда 25 административ хокук бозу факты ачыкланды. Беркетмәләрнең күпчелеге наркотиклар кулланган өчен тутырылды. Соңгы 7 көндә генә республикада 14 кеше мәҗбүри дигностикага һәм наркобәйлелектән дәвалануга җибәрелде.

Татарстан наркоконтроль органнары хезмәткәрләренең материаллары буенча соңгы 5 айда наркотик кулланучы 113 кеше мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән. Аларның зур күпчелеге Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренә туры килә. Түләүсез дәваланудан баш тарткан кешеләрнең эше судта карала, аларга административ җәза чаралары кулланыла.

Мәҗбүри дәвалау – кешене нормаль тормышка кайтаруның нәтиҗәле ысулы. Ә наркотик кулланучылар төрле законсыз гамәлләр кылырга, җинаятькә барырга мөмкин.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында Әлмәттә түбәндәге ышаныч телефонына шылтыратырга була: (8553) 45-26-94. Хәбәр итүченең үз исемен әйтүе мәҗбүри түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International