Камы-Исмәгыйльдә ӘМР башлыгы кубогына республика бокс турниры булды

2014 елның 9 ноябре, якшәмбе
ӘМР башлыгы кубогына республика бокс турниры Камы-Исмәгыйль мәдәният йортында үтте. Шундый абруйлы турнир өчен бу авылның сайлап алынуы очраклы түгел. Биредә, авыл җирендә, 2014 елның февралендә бокс һәм кик-боксинг секцияләре өчен яңа зал ачылды. Анда Камы-Исмәгыйльдән һәм күрше авыллардан 30дан артык бала йөри. Аларны профессиональ боксер Тимур Гыймаев өйрәтә.

Турнирны ачкан вакытта район башлыгы Мәҗит Салихов биредә булачак чемпионнар тәрбияләнүен, аларның инде беренче уңышлары булуын әйтте. Ул секцияне ачуда башлап йөрүчеләр булган Кама-Исәгыйль авыл җирлеге депутаты Илшат Вәлиевкә һәм “Алга” спорт клубы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтте. Турнирны оештыручылар “Алга” һәм “Шифа” спорт клублары булды.

Ачу тантанасыннан соң рингта очрашулар башланды. Анда барлыгы 42 спортчы катнашты. Бу турнирда катнашучыларның һәммәсен җиңүчеләр дип санарга була, чөнки рингка чыгып ахыргача көрәшү өчен көч табу – инде үзе бер җиңү.

Беренче урынны алган боксчыларга район башлыгы кубоклар, дипломнар, медальләр һәм акчалата премияләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International