Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, ару-талуны белмичә мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, шәһәр урамнарында патрульлек итәсез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз.

Халык күпләп җыела һәм күңел ача торган бер генә шәһәркүләм чара да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең актив катнашыннан башка узмый. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, оперативлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз бәрабәренә Әлмәт полициясе шәһәрдә яшәүчеләрнең зур хөрмәт-ихтирамын һәм ышанычын казанды, нефтьчеләр башкаласында тормыш куркынычсыз, тыныч һәм имин булып кала.

Әлмәт муниципаль районы эчке эшләр органнарының бөтен шәхси составын, шулай ук хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннарын да бәйрәм белән ихлас котлыйбыз.

Хокук саклау органнары ветераннарына кадер-хөрмәтнең һәм рәхмәтнең аеруча зурысы. Аларның күбесе элеккечә үк сафта кала, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән бик теләп уртаклаша.

Эчке эшләр органнарының барлык подразделениеләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телибез! Бәйрәм белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International