ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга
24 декабрьдә Әлмәттә Яшь техниклар станциясе 4нче урта мәктәп спортзалында мәктәп укучылары арасында автомодель спорты буенча (радио аша идарә ителешле модельләр) ачык ярыш үткәрде.
23 декабрьдә Казан IT-паркында Республика «IT-чемпион» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада ТР президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.
2014 елда Әлмәт районында балалар 52 юл-транспорт авариясенә эләккән, шул вакытта 61 бала төрлечә җәрәхәт алган. Шуларның 6сы 7 яшькә кадәрге җәяүлеләр, 17се – 7дән 16 яшькә кадәрле җәяүлеләр, 9ы – 7 яшькә кадәрле пассажирлар, 21е – 7дән 16 яшькә кадәрле пассажирлар, 8е – 7дән 16 яшькә кадәрле велосипедчылар
Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара.
“Хузур” нәшрият йорты “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”не бастырды.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәттәге «Алнас» заводын модернизацияләү, акционерлар, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән предприятиенең мәгариф программаларын үстерү предприятиегә үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алнас»та булганда әйтте. Аны ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров озата йөрде
Кичә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул “Татнефть” ААҖнең директорлар советы утырышын уздырды, шулай ук “”Алнас” ААҖдә җитештерү куәтләрен карады
Татарстан Министрлар Кабинеты газ ягулыгында эшләүче автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалык техникасы сатып алучы республика муниципаль берәмлекләре оешмаларына ярдәм буларак субсидияләр турындагы карар кабул итте.
Татарстан парламенты кабул иткән законнарны хәзер электрон вариантта карарга була. Законнар PRAVO. TATARSTAN.RU сайтына урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында хәбәр ителде
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International