Әлмәттә автомодель спорты буенча ачык ярыш булды

2014 елның 26 декабре, җомга
24 декабрьдә Әлмәттә Яшь техниклар станциясе 4нче урта мәктәп спортзалында мәктәп укучылары арасында автомодель спорты буенча (радио аша идарә ителешле модельләр) ачык ярыш үткәрде. Ярышта Әлмәт Яшь техниклар станциясе, Чаллы Балалар техник иҗаты үзәге, Түбән Кама Балалар (яшьләр) техник иҗаты үзәге вәкилләре катнашты. Ярышка автомоделизм берләшмәләрендә шөгыльләнүче 17 яшьтән узмаган 20 укучы килгән иде. Алар яшь ягыннан ике төркемдә 32 модель тәкъдим иттеләр.

Үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында Әлмәттән Данил Евсиков, Данил Кондратьев, Кирилл Аверьянов, Азамат Әсхәтов бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International