Республика «IT-чемпион» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2014 елның 26 декабре, җомга
23 декабрьдә Казан IT-паркында Республика «IT-чемпион» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада ТР президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Ярыш барышында Татарстанның барлык районнарында укучылар өлкәннәргә республика дәүләти хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын ачарга, анда төрле операцияләр башкарырга булыштылар. Шәхси кабинеттагы теләсә нинди операция өчен укучыларның шәхси номерына баллар языла барды.

IT-паркның конференц-залында җиңеп чыккан 153 укучыга бүләкләр тапшырылды. 10 чемпионга ТР президенты Рөстәм Миннеханов ноутбуклар тапшырды.

«IT-чемпион» конкурсында Әлмәт районыннан җиңүчеләр:

“Иң актив укучы” номинациясендә Долгова Елена (Кәләй урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы),

Аделя Мифтахова (5нче гимназиянең 6 сыйныф укучысы),

Айгөл Сәгъдиева (5нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы).

“Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңеп чыккан Кәләй урта мәктәбе интерактив җиһазга лаек булды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International