Татарстанга газ ягулыгында эшли торган транспорт сатып алу өчен иң күп субсидия бирелде
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Министрлар Кабинеты газ ягулыгында эшләүче автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалык техникасы сатып алучы республика муниципаль берәмлекләре оешмаларына ярдәм буларак субсидияләр турындагы карар кабул итте. Бу РФ “Сәнәгатьне һәм аның көндәшлеккә сәләтен үстерү” дәүләт программасының “Автомобиль сәнәгате” программасы кысаларында башкарыла.
Карар буенча субсидияләр бирү тәртибе расланган. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына акча күчерү йөкләнгән.
РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 27 ноябрендә гамәлгә куелган карары буенча Татарстанга федераль бюджеттан 764,36 млн сум күләмендә субсидия каралган, дип аңлаттылар “Информ-Девон”га ТР Министрлар Кабинетында. Бу Россиянең 29 төбәге (Мәскәүне дә кертеп) арасында - иң зур күләмдәге субсидия.
Субсидия газ ягулыгында эшли торган транспорт сатып алу чыгымнарын РФ субъекты бюджетыннан да финансланган очракта гына бирелә. Финанслау күләме техниканың гомуми бәясенең кимендә 5 процентын тәшкил итәргә тиеш.