Балаларның иминлеге зурлардан тора

2014 елның 26 декабре, җомга
2014 елда Әлмәт районында балалар 52 юл-транспорт авариясенә эләккән, шул вакытта 61 бала төрлечә җәрәхәт алган. Шуларның 6сы 7 яшькә кадәрге җәяүлеләр, 17се – 7дән 16 яшькә кадәрле җәяүлеләр, 9ы – 7 яшькә кадәрле пассажирлар, 21е – 7дән 16 яшькә кадәрле пассажирлар, 8е – 7дән 16 яшькә кадәрле велосипедчылар.

Узган елның шул ук чорында 47 авариядә 3 бала һәлак булган, 48 бала төрлечә җәрәхәтләнгән.

Кагыйдә буларак, каникул вакытында балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгуы арта. Автомобиль йөртүчеләргә балаларның көтмәгәндә юлга килеп чыгу мөмкинлеге турында онытмаска кирәк.

Балалар – юлда йөрүчеләрнең иң хәвефлеләре, аларның куркынычсызлыгы – безнең кулда!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International