Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов Әлмәттә

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул “Татнефть” ААҖнең директорлар советы утырышын уздырды, шулай ук “”Алнас” ААҖдә җитештерү куәтләрен карады.

Визит барышында Рөстәм Миннеханов һәм ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров Татарстан Республикасы белән “Чиләбе торба прокатлау заводы” ААҖ арасында социаль-экономик хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Визит ахырында Рөстәм Миннеханов 250 меңенче насос эшләп чыгару һәм “Алнас” хезмәткәрләренә республика бүләкләре тапшыру тантанасында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International