ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
26-28 декабрь көннәрендә республикада спиртлы эчемлек кулланып рульгә утыру һәм юл кагыйдәләрен бозуның 164 очрагы теркәлгән, 147 очракта машина йөртүчеләр каршы як полосага чыккан, балаларны махсус креслосыз йөртүнең 330 очрагы, ә куркынычсызлык каешын каптырмауның 1760 очрагы ачыкланган.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләргә чакыра. Бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга иң кызыклы һәм иң яхшы спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк, дип ышандыра театрның матбугат хезмәте.
Әлмәттә «Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов матбугат конференциясендә, 2014 ел “Татнефть” ААҖ өчен яхшы булды, дип белдерде.
26 декабрьдә ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан хөкүмәтенең 2014 елга “Сыйфат өчен” 10нчы республика конкурсы лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшырды.
айон башлыгы Мәҗит Салихов авыл җирлекләре башлыкларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Республикабызда мөселманнар Мәүлид ае мәшәкатьләре белән яши: 23 декабрьдә мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланып, мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә Коръән укытып мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр, изге гамәлләр эшләргә омтылалар.
Бүген республика укучыларының кышкы каникуллары башланды.
Бүген район башкарма комитетында ӘМР Җәмәгать советының чираттагы утырышы булды.
26 декабрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын тормышка ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International