ӘМР жәмәгать оешмаларының һәм диаспораларының чираттагы киңәшмәсе булды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында ӘМР жәмәгать оешмаларының һәм диаспораларының чираттагы киңәшмәсе булды. Аны район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде.

Киңәшмәдә милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләсе буенча район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов чыгыш ясады, шәһәрдә һәм районда бу юнәлештә эшләнә торган эшләр турында тәфсилләп сөйләде.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек турында ветераннарның Бөтенроссия “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе рәисе Геннадий Денисов сөйләде.

Диаспораларның эше, хәйрия эшчәнлеге турында әзербәйҗан диаспорасы рәисе Фикрәт Бакиров бәян итте.

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре буенча урынбасары Алексей Грушин Татарстанда 2015-2017 елларга милли сәясәт программасын гамәлгә ашыру турында доклад ясады.

Киңәшмә ахырында бүләкләүләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International