“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте ТР хөкүмәте бүләгенә лаек булды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
26 декабрьдә ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан хөкүмәтенең 2014 елга “Сыйфат өчен” 10нчы республика конкурсы лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшырды. Конкурс лауреатлары – 7 оешма, ә 19 дипломант арасында “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте да бар. Медсанчасть “сыйфат өлкәсендә мөһим нәтиҗәләргә ирешкән өчен” билгеләп үтелде һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче 250 кешедән артык коллективы булган предприятиеләр һәм оешмалар арасында диплом иясе булды. ТР хөкүмәте йортында бүләкләү тантанасында медсанчастьның баш врачы Мөнир Закирҗанов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International