Декабрьдә Татарстанда юлларда 4 дистәгә якын кеше һәлак булган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
26-28 декабрь көннәрендә республикада спиртлы эчемлек кулланып рульгә утыру һәм юл кагыйдәләрен бозуның 164 очрагы теркәлгән, 147 очракта машина йөртүчеләр каршы як полосага чыккан, балаларны махсус креслосыз йөртүнең 330 очрагы, ә куркынычсызлык каешын каптырмауның 1760 очрагы ачыкланган.

Декабрь аенда 28 көн эчендә Татарстан юлларында кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 405 юл һәлакәте булган. Аларда 37 кеше һәлак булган, 497се җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International