Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел спектакльләренә чакыра

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләргә чакыра. Бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга иң кызыклы һәм иң яхшы спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк, дип ышандыра театрның матбугат хезмәте.

3 гыйнвар көнне “Аршин мал алан”, 4 гыйнвар “Амазонка”, 5 гыйнвар “Кыю кызлар”, 7 гыйнвар “Кызлар килде авылга”, 8 гыйнвар “Ромео һәм Джульетта” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 6 гыйнварда исә шоу-концерт оештыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International