ТР Президенты «ТАНЕКО»да ел йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын тормышка ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Башта Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексының акрын кокслау җайланмасын (АКҖ) төзүнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта монда барлык зур тоннажлы һәм зур габаритлы җайланманы монтажлау тәмамланган, гомуми төзелеш эшләре актив алып барыла. 2015 елда сәнәгатьтә файдаланылышка тапшырылачак АКҖны эшләтеп җибәрү ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 77 процентка кадәр арттырачак.

Киңәшмәдә катнашучылар «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖдә булдылар. Бүген монда станциянең электр куәтен 380нән 730 мегаваттка кадәр арттырырлык модернизациянең беренче этабы тәмамланып килә. Икенче этапта ТЭЦны яңа төр ягулыкка – нефть коксына күчерү планлаштырыла, аны «ТАНЕКО» ААҖ җитештерәчәк. Якын киләчәктә предприятиедәге "ТГМЕ-464" казаннары агрегатлары реконструкцияләнә башлаячак. Коксны монда ягулык буларак куллану «Татнефть» ААҖгә «йомык цикл» бурычын үтәргә ярдәм итәчәк: үз чималы нигезендә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү ихтыяҗлары өчен электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгарылачак.

Гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәргәч, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы 19,76 процентка арткан һәм 67,92 процентка җиткән. 2014 елның 2 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә гидрокрекинг җыелма җайланмасы сәнәгатьтә файдаланылышка тапшырылып, өченче чират эшли башлады, бу майлар җитештерү куәтен елына 186 мең тоннага җиткерәчәк.

2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу стратегик мөһим объектны төзүдә үз һөнәренең осталары булган, зур масштаблы нефть эшкәртү һәм нефть җитештерүләрен төзергә сәләтле компетентлы команда эшләгән, моңа проектлау да, төзелеш тә, җайланмаларны китереп тору да, эшләтеп җибәрү чаралары һәм грамоталы эксплуатация дә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International