ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәр паркында яшүсмерләр клублары арасында Кыш Бабай призына тимераякта шуу буенча традицион ярыш оештырылды

7
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
7 гыйнварга каршы төндә христианнар православие дөньясындагы төп изге бәйрәмнәрнең берсен – Христос туган көнне бәйрәм иттеләр
2015 елда Татарстанда торак төзү программасында гомуми мәйданы 2,4 миллион квадрат метр йортлар сафка бастыру каралган. Бу хакта бүген яңа елда беренче тапкыр видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Татарстан фермерлары җиләк-җимеш үстерә башлый. Әлеге максат белән республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясендә хәбәр иттеләр.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, вакыты белән бераз кар. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Яңа ел бәйрәмнәренең биш көнендә Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче 283 кешене тоткарлаган. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итә.
7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп баручы тирән циклон тәэсире астында, Татарстан территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк.

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Афзалтдинов Нәфис Әбелгата улына 75 яшь тула. Аны юбилее белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Хаҗипов котлады. Ул юбилярга район советының һәм башкарма комитетының Мактау грамотасын, чәчәкләр тапшырды. Район башлыгы ветеранга хәерле озын гомер, тазалык теләде. “Сез безнең өчен һәм яшь буын өчен менә дигән үрнәк”, - диде Мәҗит Салихов.
2015 ел – Татар дин белгечләре елы, дип игълан ителгән. Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
2015 елда Татарстанда чәчүлек мәйданнар 2,9 млн га тәшкил итәчәк, бу үткән еллар дәрәҗәсендә диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International