Әлмәттә Раштуа бәйрәме

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
7 гыйнварга каршы төндә христианнар православие дөньясындагы төп изге бәйрәмнәрнең берсен – Христос туган көнне бәйрәм иттеләр. Әлмәттә төп тантаналар Казан Мәрьям-ана иконасы соборында үтте. Бәйрәм гыйбадәтен Әлмәт епархиясе идарәчесе Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий үткәрде. Соборга җыелган православныйларны якты бәйрәм белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул җәмгыятьтә тотрыклылык, татулык саклау өчен районда күп нәрсәләр эшләнүен, шул исәптән православие динен тотучылар өчен дә шартлар тудырылуын әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International