Мәҗит Салихов Хезмәт Даны орденының тулы кавалерын котлады

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Афзалтдинов Нәфис Әбелгата улына 75 яшь тула. Аны юбилее белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Хаҗипов котлады. Ул юбилярга район советының һәм башкарма комитетының Мактау грамотасын, чәчәкләр тапшырды. Район башлыгы ветеранга хәерле озын гомер, тазалык теләде. “Сез безнең өчен һәм яшь буын өчен менә дигән үрнәк”, - диде Мәҗит Салихов.

Нәфис Афзалтдиновны юбилее белән башка хөрмәтле кунаклар да котлады. ТР президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән котлау сүзләрен президентның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева җиткерде. Ветеранга “Елховнефть” идарәсе коллективыннан, туганнары һәм якыннарыннан котлаулар булды.

Нәфис Әбелгата улы Әлмәт районының Кичүчат авылында туган. 1963 елда ул бораулаучы ярдәмчесе булып эшли башлый, ә 1966 елдан башлап пенсиягә чыкканчы “Елховнефть” идарәсендә нефть чыгаручы оператор була.

Хезмәттәге казанышлары өчен ул 1977 елда 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены ала, 1986 елда орденның 2нче дәрәҗәлесенә лаек була. 1991 елда нефть чыганакларын үзләштерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә шәхси өлеш кертүе, нефть чыгаруда алдынгы технологияләр, прогрессив методлар кертүе өчен 1нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. “Татнефть” ААҖнең мактаулы нефтьчесе”, “РСФСР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәре бар.

Бүген Нәфис Әбелгата улы хатыны белән гомер итә, 3 баласы, 5 оныгы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International