2015 елда Татарстанда чәчү мәйданы 2,9 млн га булачак

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елда Татарстанда чәчүлек мәйданнар 2,9 млн га тәшкил итәчәк, бу үткән еллар дәрәҗәсендә диярлек.

Язгы чәчүне 1,8 млн гектарда үткәрү планлаштырыла. 1,6 млн гектарны башаклы һәм кузаклы культуралар, 219,5 мең гектарны техник культуралар билиячәк, 1 миллион гектарга якын терлек азыгы культуралары чәчеләчәк.

Киләсе ел уңышы өчен 590 мең гектардан артык уҗым культуралары чәчелде. Шуның 340 мең гектары уҗым бодае, 240 меңе – арыш, 10 мең гектар тритикале чәчелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International