Кыш Бабай призына тимераякта узышу булды

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Шәһәр паркында яшүсмерләр клублары арасында Кыш Бабай призына тимераякта шуу буенча традицион ярыш оештырылды.

Быел ярышта 5 команда, 12-13 яшьлек 20 бала катнашты. Алар берничә эстафетада ярыштылар, уен барышында тимераякта, боз чанасында шудылар, кәшәкә белән алка куып узыштылар, төрле яклап осталыкларын күрсәттеләр.

Беренче урынга “Родничок” клубы командасы чыкты, 2нче һәм 3нче урыннарда “Восток” һәм “Метеор” клублары командалары. Катнашучыларның һәркайсына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International