Татарстанда суыта

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, вакыты белән бераз кар. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдагы төндә Татарстанда 7-13 градус салкын, көндез 5-13 градус суык булыр дип көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында - иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак. Төнлә Казанда 13 градуска кадәр, көндез 7-13 градус суык. Аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. 7 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава. 22-27 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International