Татарстанга Раштуа суыклары килә

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп баручы тирән циклон тәэсире астында, Татарстан территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк.

7 гыйнвар төнендә 22-27 градуска кадәр салкынайта, урыны белән аязган вакытта - 32 градуска кадәр. Көндез 20-25 градус суык көтелә.

8 гыйнварда төнлә 28-33 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында һәм түбән районнарда - 37 градуска кадәр. Көндез 23-28 градус салкын булуы ихтимал.

9 гыйнварда да Татарстан территориясендә көчле салкыннар сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International