ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген быелгы беренче гомумшәһәр планеркасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эш йомгаклары тыңланды. Районда физик культура һәм спортны үстерү турында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең башлыгы Геннадий Золкин доклад ясады.
2015 ел программалары формалашу турында ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясендә 14 мең трактор, 6 мең чәчкеч, шулай ук 6 мең культиватор файдалану планлаштырыла.
Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар катнашты.
Әлмәт районы шәһәр чыршысын иң матур бизәү буенча муниципаль берәмлекләрнең республика конкурсында катнаша.
Прокуратура хезмәткәрләре көне Россия Федерациясендә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә.
Республикада һава торышы бозылу сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.
Татарстанда 2015 елның Яңа ел каникуллары чорында 29 бала дөньяга килгән.

11
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
1997 елдан бирле Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән 11 январь көнне РоссиядәТыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда дүшәмбегә кадәр болытлы һәм карлы һава торышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International