Татарстанда дүшәмбегә кадәр болытлы һәм карлы һава торышы көтелә

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда дүшәмбегә кадәр болытлы һәм карлы һава торышы көтелә.

Вакыты белән кар, урыны белән көчле буран. Күз күреме көндезге сәгатьләрдә 500 метрдан артык түгел. 11 январьдән 12 январьгә каршы төндә җилнең секундка 15-25 метрга кадәр җитү ихтималы бар, юлларда кар көртләре.

Төнге сәгатьләрдә Әлмәттә һава температурасы 10-16 градус салкын булачак. Көндез исә һава температурасының 5-9 градустан артык түгел. Һава торышы начар булу сәбәпле, ерак юлларга чыкмау хәерле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International