Гомумшәһәр планеркасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эш йомгаклары тыңланды

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген быелгы беренче гомумшәһәр планеркасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эш йомгаклары тыңланды. Районда физик культура һәм спортны үстерү турында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең башлыгы Геннадий Золкин доклад ясады.

Районда физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә, Әлмәт районын республиканың спорт үзәкләреннән берсе дип атарга була.

Район территориясендә 2014 елда төрле дәрәҗәдәге 262 чемпионат, беренчелек, турнир, ярышлар үткәрелгән. Шуларның 2се халыкара, 13е бөтенроссия, 19ы республика ярышлары. Аларда Әлмәттә яшәүче 50меңләп кеше катнашкан.

Районда 13 спорт федерациясе һәм 10 спорт клубы эшли. Бүгенге көндә районда 84 балалар спорт мәйданчыгы, 46 хоккей тартмасы бар, шуларның 23е авыл җирендә. Спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар матур нәтиҗәләр бирә – Әлмәт спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер булды.

Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең 2015 елга мөһим бурычы – физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүчеләр санын арттыру, квалификацияле белгечләрне ишәйтү һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International