Татарстанда һава шартларының кискен бозылуы көтелә

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Республикада һава торышы бозылу сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда һава шартларының кискен үзгәрүе көтелә.

Гыйнварның 10нан 12 сенә кадәр буран булуы һәм күз күременең начараюы фаразлана, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә катлаулы метеорологик шартларда юлдагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итә торган тизлек сайларга кирәклеге турында искәртә. Күз күреме начарайган шартларда, каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска киңәш ителә.

Машина йөртүчеләрнең дә, пассажирларның да куркынычсызлык каешын эләктерүе, ә 12 яшькә кадәр балаларның махсус утыргычларда булуы мөһим, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International