Яңа ел каникулларында Татарстанда 29 бала дөньяга килгән

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстанда 2015 елның Яңа ел каникуллары чорында 29 бала дөньяга килгән.

ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева “Татар-информ” МА журналистына хәбәр иткәнчә, узган елның бу вакыты белән чагыштырганда, быел туган һәм теркәлгән балаларның саны күпкә артыграк. Әмма ата-аналарның әле барысы да документларны рәсмиләштереп бетермәгән.

Искәртеп узабыз: Казанда быел беренче бала 1 гыйнварда 0.35 сәгатьтә дөньяга килде. Яңа ел төнендә Татарстанда барлыгы 15 бала туган: 7 малай һәм 8 кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International