Әлмәттә Мәүлид аена багышланган чаралар үтте

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чарада катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид ае белән котлавын җиткерде, яңа чыккан “Шура” журналының 7нче саны белән таныштырды. Шулай ук ул узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, яңа 2015 нче елга мөхтәсибәт планнары белән таныштырды. Шуларның иң мөһимнәре - 20 еллык авыл мәчетләрен ремонтлау һәм районыбыз мәчетләре тарихын чагылдырган китап чыгару.

Мәүлид аена багышланган чаралар Әлмәт шәһәренең “Зиннур”, Түбән Мактаманың икенче мәхәлләсе, авыл мәчетләрендә дә үткәрелде.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International