Татарстанда чәчү кампаниясенә туфрак эшкәртү техникасы әзерләнә

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясендә 14 мең трактор, 6 мең чәчкеч, шулай ук 6 мең культиватор файдалану планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, язгы чәчү кысаларында төп эш 600 чәчү комплексына туры киләчәк. Ул шулай ук муниципаль районнарда туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауның барышы турында җентекләп сөйләде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аеруча туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауга кайбер районнарның әзерлеге түбән булуын белдерде. Ул ремонт эшләрен яхшы уздыруны тәэмин итүне сорады, быелгы чәчү кампаниясенең барышы да шуңа бәйле, дип искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International