ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Үткән ял көннәрендә “Алсу” микрорайонындагы өченче йортның беренче биш подъездындагы квартирларга хуҗалары килде.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Быел бу турнир беренче тапкыр Әлмәт җирендә Бөтенроссия статусында үтте. “Татнефть” ААҖ спорт комплексында турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.
Шушы көннәрдә Түбән Мактама бистәсендә 2014 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Тимур Нагуманов һәм Марат Галиев катнашты.
19 февраль көнне Татарстан фермерларының XV корылтае үткәреләчәк.
Быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Татарстанда телевидениене үстерү концепциясе эшләнде, дип хәбәр итте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе Айрат Зарипов.
1 февральгә редакцияләре Татарстан Республикасында урнашкан 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән.
Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры быел беренче тапкыр Бөтенроссия форматында узды. Анда 14 төбәктән 66 көрәшче катнашты. Әлмәттән катнашучылар 6 иде.
Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү максаты белән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән берлектә, балалар бакчаларында медицина хезмәткәрләре балаларына чиратсыз урын бирү турындагы закон чыгару инициативасын әзерләгән. Бу хакта бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International