Татарстанда телевидениене үстерү концепциясе эшләнгән

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстанда телевидениене үстерү концепциясе эшләнде, дип хәбәр итте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе Айрат Зарипов.

Республика телевидениесен үстерү концепциясе Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлангычы белән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Таттелеком" ААҖ һәм "ТНВ" телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлектә эшләнгән.

"Концепция нигезендә, алда көтелгәнчә, аналог телевидениесен өзү шартларында, Чыбыклы ТВ челтәрен үстерү һәм район телеканалларын аларга ташламалы шартларда кертү юнәлеше алынды", - дип билгеләп үтте А.Зарипов. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта документны ТР Министрлар Кабинетында карыйлар.

Агентлык җитәкчесе билгеләп узганча, узган ел республиканың барлык куәтле телеүзәкләрендә 2нче цифрлы эфир телетапшырулары мультиплексын эшли башлады. "Ел азагында беренче мультиплекс халыкның 86 процентын колачласа, икенчесе - 70 процентны. Агымдагы ел азагына беренче мультиплекс - 98, икенчесе 75 процентка кадәр халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итәчәк", - диде А.Зарипов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International