Әлмәттә герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш турниры тәмамланды
2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Быел бу турнир беренче тапкыр Әлмәт җирендә Бөтенроссия статусында үтте. “Татнефть” ААҖ спорт комплексында турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.
Бөтенроссия статусындагы турнирның шундый үзенчәлеге бар, анда 1нче урын алучыга Россия спорт мастеры дигән исем бирелә. Икенче урын алучылар спорт мастерлыгына кандидат була.