“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Шундый сорауга җавап бирсәгез иде. Әлмәттә “Геофизика” бакчачылык ширкәте адресында урнашкан җир массивында инженерлык челтәрләренең җыелма планы белән территорияне планировкалау проекты кайчан расланыр, бу уңайдан җәмәгать тыңлавы кайчан үткәрелер? Бу мәсьәлә инде 2003 елдан бирле сузылып килә.

Җавап: Халык депутатларының Әлмәт берләштерелгән советының 2003 ел 12 сентябрь карары белән “Геофизика” индивидуаль торак йортлар төзүгә күчерелгән иде. Федераль закон нигезендә бакчачылык ширкәтендә йортлар төзү проектын эшләп райбашкарма карары белән расларга кирәк. РФ җир кодексында каралганча, бу эшләрне физик һәм юридик затлар үз исәпләренә башкара. Проект башкарма комитетта расланганнан соң җәмәгать тыңлавы датасы билгеләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International