Мәҗит Салихов Түбән Мактама бистә советының хисап җыелышында катнашты

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Мактама бистәсендә 2014 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Тимур Нагуманов һәм Марат Галиев катнашты.

Былтыргы эшчәнлек йомгаклары һәм 2015 елга планнар турында төп доклад белән бистә башлыгы Әлфия Слесарева чыгыш ясады.

Түбән Мактама үсә, яңа эш урыннары барлыкка килә. 2014 елгы зур вакыйгаларның берсе “Мактама-Парк” сәүдә үзәге ачылу булды. Ул берьюлы 200дән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде. Халык өчен мәдәният чаралары үткәрүгә зур игътибар бирелә.

Киләсе елга да зур планнар бар. Сабантуй һәм Мәйдан районында газүткәргеч сузу, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү, “Татнефть” компаниясе исәбенә спорткомплекс төзү, Тихоновка авылында ФАП төзү һ.б. – эшлисе эшләр күп.

Сүзенең ахырында Әлфия Слесарева район башлыгы Мәҗит Салиховка, “Татнефть” генераль директоры Наил Магановка, предприятие җитәкчеләренә, депутатларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Җыелышта депутатлар да чыгыш ясады, алар республикадагы сәяси хәл, кризиска каршы күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Мәҗит Салихов Әлмәт шәһәре һәм районының экономик җегәре турында депутатлар әйткәннәрне куәтләде, шулай ук шәһәрне һәм районны үстерү өчен зур финанс ярдәме күрсәткән нефтьчеләр хезмәтен билгеләп үтте. Ул алдагы зур даталар – Әлмәт районының 85 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын искә төшерде, аларның тиешле югарылыкта үткәреләчәгенә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International