Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры булды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры быел беренче тапкыр Бөтенроссия форматында узды. Анда 14 төбәктән 66 көрәшче катнашты. Әлмәттән катнашучылар 6 иде.

Турнирны ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Росия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов катнашты.

Көрәш спортын үстерүгә зур өлеш керткән өчен район башлыгы Мәҗит Салиховка Федерациянең Рәхмәте тапшырылды. Шул ук көнне матбугат конференциясендә шәрәфле кунаклар көрәш спортын үстерү перспективалары һәм проблемалары турында сүз алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International