Гадел Вафин Татарстан табиблары балаларын бакчаларга чиратсыз урнаштыру тәкъдиме белән чыкты

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү максаты белән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән берлектә, балалар бакчаларында медицина хезмәткәрләре балаларына чиратсыз урын бирү турындагы закон чыгару инициативасын әзерләгән. Бу хакта бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

“Бүген 700 гә якын медицина хезмәткәре бала карау буенча ялда. Балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү мәсьәләсен чишү тармакта кадрларга ихтыяҗны киметергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип мөрәҗәгать итте министр утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, һәм ул закон проектын хуплауны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International