ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3-9 февральдә Россиядә инфляция 0,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта бүген Росстат белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
2-6 февральдә “Җәлилнефть” идарәсенең “Дружба” лагеренда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлар активының традицион “Гаудеамус -2015” профильле сменасы булды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт районы сайты “Муниципаль район һәм шәһәр округының иң яхшы сайты” номинациясендә беренче урын алды. Узган ел дәвамында сайтта 4,5 мең яңалык, 1,2 меңнән артык фоторепортаж, 70тән артык видеорепортаж һәм видеоролик урнаштырылган.
Әлмәттә кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үткәрде.
21-22 февральдә шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча ТР чемпионаты кысаларында 39нчы тапкыр “моржлар” бәйрәме үткәрелә.
10 февральдә Әлмәт медицина көллиятендә “Мария” сәламәт яшәү рәвеше волонтерлар клубының ачык утырышы булды.
ТР МДНнең “Хузур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте.
10 февральдә Балалар-яшьләр иҗат үзәгендә Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иҗаты “Йолдызчык” конкурсының финал этабы үтте.
Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә. Ул 18 февраль көнне "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә узачак.
Узган ел Татарстанда якынча 50 меңләп “Бала тудыру сертификаты” тапшырылган, бу — 550 миллион сум дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International