“Гаудеамус – 2015” сменасы

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
2-6 февральдә “Җәлилнефть” идарәсенең “Дружба” лагеренда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлар активының традицион “Гаудеамус -2015” профильле сменасы булды. Аның темасы – “Фән һәм иҗат академиясе” студентлар советының актив катнашы белән тәкъдим ителде һәм гамәлгә ашырылды. Сменаның программасы бик кызыклы иде, студентларның һәр көне яңа ачышлар, тикшеренүләр, күңелле чаралар белән үтте. Ул студентларга үзләренең иҗат, фәнни-техник мөмкинлекләрен ачарга, үзләрен яңа проектларда күрсәтергә, яңа дуслар-фикердәшләр табарга ярдәм итте.

“Гаудеамус -2015”не оештыручылар һәм студентлар профильле смена үткәргән өчен “Татнефть” компаниясенә, аның генераль директоры Наил Магановка, компаниянең профсоюз һәм яшьләр комитетларына, институт җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International