“Мария” сәламәт яшәү рәвеше волонтерлар клубы утырышы

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
10 февральдә Әлмәт медицина көллиятендә “Мария” сәламәт яшәү рәвеше волонтерлар клубының ачык утырышы булды. Бу көн истәлекле, чөнки клуб 2007 елның 10 февралендә оештырылган иде. Аны оештыручы, рухландыручы Психоаналитиклар халыкара ассоциациясенең мөхбир-әгъзасы Владимир Анатольевич Верясов булды. Клуб волонтерлары һәм кунаклар остазларын, өлкән иптәшләрен, дусларын искә алу, волонтер студентларның бүген нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләргә дип тә җыелдылар. Клуб эшен дәвам итә, волонтерлар көллият студентлары арасында профилактика эше алып баралар, өлкән сыйныфларда укучылар каршында чыгыш ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International