Мәгълүм булганча, 2014 елның октябрь аеннан башлап, интернетта Апас районы судының әлеге җыентыкны тыю хакында карар кабул итүенә бәйле хәбәрләр тарала башлады. Узган атнада әлеге хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәве билгеле булды. Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенең рәсми сайтында Татарстан Югары суды карарын урнаштырды. Югары суд җыентыкны тыюга дәгъва белдерүче төркемнең эшен туктату турында карар чыгарды. “Дәгъва белдерүчеләр суд Сахих әл-Бохари җыентыгын тыйган дип уйлап ялгышканнар. Әлеге дин әһеленең хезмәтләре бөтен дөньяда Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләренең ышанычлы җыентыгы буларак танылган. Мөселманнар өчен имам Әл-Бохариның дини, фәнни һәм тарихи дәрәҗәсе беркайчан да шик астына алынмады. Апас районы суды Google компаниясенең веб-сервисы автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән. Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора” -дип белдерде Прокуратура.
Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Россия мөселманнары аны татарча да, русча да ирекле файдалана ала, дип ассызыклы Прокуратура.
Мөселманнар өчен зур кыйммәткә ия китапка бәйле хәлләрдән соң ТР МДН аны кабат нәшер итәргә һәм дин кардәшләребезгә таратырга карар итте. Шулай итеп, “Хузур” нәшрият йорты сайланма хәдисләр җыентыгы нөсхәсен бастырып та чыгарды.