Әлмәттә кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Әлмәттә кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үткәрде.

Узган утырыштан соң бер атна вакыт үтте, ә хезмәт базарында хәлләр элеккечә тотрыклы. Штаб эшли башлаганнан бирле теркәлгән эшсезләр саны 397 кеше булды. Бу хакта мәшгульлек үзәге җитәкчесе Минсәгыйть Насертдинов хәбәр итте. Бүгенге көндә үзәктә 930дан артык вакансия, эшсезләрне укыту курслары бар. Марат Гыйрфанов киләсе утырышка соралган белгечлекләр буенча тулырак мәгълүмат әзерләргә тәкъдим итте.

Утырышта хәзерге кризис шартларында “Алнас” заводында, тимер-бетон эшләнмәләр заводында, “СМП-Нефтегаз” компаниясендә барлыкка килгән проблемалар карап тикшерелде. Предприятие җитәкчеләре эшләүчеләр санын саклап калырга, социаль түләүләрне киметмәскә әзер, әмма моның өчен аларга товарларының сатылуы кирәк. Белгечләрнең инануынча, кризис – вакытлы күренеш, әмма нәкъ менә ул бөтен эш процессының нәтиҗәлелегенә аудит үткәрергә мөмкинлек бирә.

Кризиска каршы штабның киләсе атнадагы утырышында бюджет барлыкка китерүче башка предприятиеләрнең җитәкчеләре кризиска каршы планнары белән уртаклашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International