Әлмәт муниципаль районы сайты җиңүче булды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Әлмәт районы сайты “Муниципаль район һәм шәһәр округының иң яхшы сайты” номинациясендә беренче урын алды. Узган ел дәвамында сайтта 4,5 мең яңалык, 1,2 меңнән артык фоторепортаж, 70тән артык видеорепортаж һәм видеоролик урнаштырылган.

Лаеклы бүләкне ТР Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфановка тапшырды. Бу - район башлыгы матбугат хезмәтенең беренче уңышы гына түгел. 2011 елдан бирле 1 беренче, 1 икенче һәм 1 өченче урын алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International