Татарстанда былтыр 50 меңләп "Бала тудыру сертификаты” тапшырылган

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Узган ел Татарстанда якынча 50 меңләп “Бала тудыру сертификаты” тапшырылган, бу — 550 миллион сум дигән сүз.

Мондый төр сертификатлар хатын-кызларга йөклелек чорында, бала тапканда һәм тапканнан соң, шулай ук бала туып, бер ел дәвамында аны медицина күзәтүе астында булдыру максатыннан бирелә.

РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзуллин ведомство коллегиясенең бүген киңәйтелгән утырышында хәбәр иткәнчә, 2014 елда йөклелек һәм бала табу пособиеләренә 2,6 миллиард сум акча тотылган. Ә 1,5 яшькә кадәрле балаларны карау буенча барлык пособие күләме 3,4 миллиард сумны тәшкил иткән, бала туу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиеләрнең гомуми суммасы 566 миллион сум булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International