ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
24нче урта мәктәптә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында техник иҗатны популярлаштыруга багышланган республика “Кырмыска” проекты үтте.
Әлмәт мәшгульлек үзәге “Хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрә.
25 нче февраль көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган студентлар хоры фестиваленең сайлап алу туры узды.
Рус Акташы авылында үзенең иске генә өендә гомер итүче Анна Кирилловна, бераз сырхаулап китү сәбәпле, 90 яшен бер кызының квартирында каршылады. Чынында ул үз көнен үзе күрә, өен җыештыра, кәбестә-кишерен үстерә, идәнен юа, ашарга пешерә, карын да көри.
Биш көннән язга аяк басабыз. Язгы ташу 2012 елда әлмәтлеләргә үзенең “куәтен” күрсәтеп алды.
83 нче яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1982 -1989) Гомәр Усманов вафат булды.
Татарстанда «Магнит», «Лента», X5 Retail Group, «Ашан», «Дикси», Metro Cash & Carry кебек эре сәүдә челтәрләре кибетләрендә ике айга азык-төлеккә бәяләр артуны туктатып торырга ниятлиләр.
Казан аэропортында наркополицейскийлар 20 ампула анаболик стероид алып кайтучы пассажирны тоткарлаганнар.
1 марттан Җир кодексына кертеләчәк төзәтмәләр соңгы ундүрт елдагы зур җир реформасын башлап җибәрә.
Mars One проектын оештыручылар гомерлеккә Кызыл планетага күчеп китү ихтималы булганнарның исемлеген игълан итте. 100 дәгъвачы арасында Санкт-Петербургтан 27 яшьлек Оксана Дмитриева да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International