Әлмәткә быел да су басу куркынычы яный

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Биш көннән язга аяк басабыз. Язгы ташу 2012 елда әлмәтлеләргә үзенең “куәтен” күрсәтеп алды.

Шуңа күрә аны яхшы әзерләнеп каршылау кирәк. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында шул хакта сүз барды. Шәһәрдә нигездә Зәй елгасы куркыныч тудыра. Йортларны су басканнан соң биредә зур эш алып барылды. Агым су юлларын, торбаларны чистарту эше ел саен башкарыла. Быел да су басу куркынычы булган торак пунктларны коткаручылар тагын бер кат карап чыгачак. Әлегә язгы ташу көтеләсе көнне тәгаен гына әйтә алмыйлар, әмма белгечләр су басу куркынычы булуын да яшерми.

"Әлмәт таңнары" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International