24нче урта мәктәптә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында техник иҗатны популярлаштыруга багышланган республика “Кырмыска” проекты үтте. Аны РТ яшьләр һәм спорт министрлыгы “Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү” региональ яшьләр җәмәгать оешмасы белән бергәләп үткәрде.
Уенлы мавыктыргыч программада шәһәрнең яшүсмерләр клубларына йөрүче 9-14 яшьлек 70ләп бала катнашты. Чара барышында аларга техник иҗат турында мәгълүмат бирделәр, “Нәрсә ул техника?”, “Нәрсә ул техник иҗат?” дигән темаларга интеллектуаль сораштыру булды, кәгазьдән һәм легодан техник конструкторлык ярышы оештырылды. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, конкурс биремнәрендә актив катнашып, кызыксындыру призлары да алдылар.