Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында студентлар хоры фестиваленең сайлап алу туры узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
25 нче февраль көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган студентлар хоры фестиваленең сайлап алу туры узды.

Фестиваль “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән яшь буында патриотик хисләр уяту һәм халкыбызның данлыклы тарихына ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның жюри әгъзалары: “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тарханова Алсу Габдрахман кызы; Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Загрутдинова Резеда Котдус кызы; Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасы координацион советы рәисе Сәлахов Ильяс Рәхимҗан улы. Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 нче турга Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте хорлары үтте.

Фестиваль студентлар әзерләгән концерт белән дәвам итте. Соңыннан ветераннарга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара студентлар һәм килгән кунаклар күңелендә тирән хисләр уятты.

Ветераннар советы рәисе В.М. Гыйзатуллин үз чиратында ӘДМХИ ректоры И.Р. Сәлаховка патриотик тәрбия бирү буенча төрле чаралар һәм очрашуларны даими оештырып торганы өчен зур рәхмәтен белдерде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International