Чит илдән тыелган препаратлар алып кайтучыны тоткарлаганнар

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Казан аэропортында наркополицейскийлар 20 ампула анаболик стероид алып кайтучы пассажирны тоткарлаганнар.

Ачыкланганча, 38 яшьлек ир махсус рәвештә чит илгә барып, аннан Россиядә тыелган препаратлар алып кайткан. Үзенең аңлатуына караганда, ул күптән түгел спортзалга язылган һәм тизрәк мускулын ныгытасы килгән. Наркоконтроль хезмәткәрләре исә тоткарланучы тыелган препаратларны арттырып сату нияте белән алып кайткан дип фаразлый.

Әлеге адәмгә карата РФ территориясенә көчле тәэсир итүче матдә алып кайту факты буенча җинаять эше кузгатылган.


"Әлмәт таңнары" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International